Surah Aal-E-Imran Ayah #37 Translated in Tatar
فَتَقَبَّلَهَا رَبُّهَا بِقَبُولٍ حَسَنٍ وَأَنْبَتَهَا نَبَاتًا حَسَنًا وَكَفَّلَهَا زَكَرِيَّا ۖ كُلَّمَا دَخَلَ عَلَيْهَا زَكَرِيَّا الْمِحْرَابَ وَجَدَ عِنْدَهَا رِزْقًا ۖ قَالَ يَا مَرْيَمُ أَنَّىٰ لَكِ هَٰذَا ۖ قَالَتْ هُوَ مِنْ عِنْدِ اللَّهِ ۖ إِنَّ اللَّهَ يَرْزُقُ مَنْ يَشَاءُ بِغَيْرِ حِسَابٍ

Мәрьямне Раббысы мәсҗид Әкъсага күркәм кабул итү белән кабул итте һәм яхшы тәрбия белән тәрбияләде, һәм тәрбияләп үстермәк өчен Зәкәръя пәйгамбәргә тапшырды. Хөннә Мәрьямне тудыргач, мәсҗид Әкъсага алып барып, андагы намаз укучыларга: Бу бала Аллаһ юлына нәзер әйтелгән, кабул итеп алыгыз, – диде. Мәсҗид әһелләре баланы кабул итеп алдылар һәм тәрбияләп үстерү хакында һәрбере, мин алам, дип, үзара бәхәсләштеләр. Бу бәхәсне бетерү өчен Аллаһудан юл күрсәтелде: Барчагыз да каләмнәрегезне суга салыгыз, кемнең каләме суга батмаса, Мәрьямне шул кеше алыр. Әйтелгәнчә эш кылдылар, Зәкәръяның каләме суга батмады, Мәрьям аңа тапшырылды. Зәкәръя мәсҗид эчендә бер урын хәзерләп Мәрьямне шунда тәрбия кылды. Мәрьям зекер, гыйбадәт белән мәшгул булды. Зәкәръя Мәрьям янына кайчан гына керсә дә, алдында төрле җимешләр һәм башка ризыкларны күрер иде. Бер кергәнендә: Ий Мәрьям, бу ризыклар сиңа кайдан килә, – дип сорады. Мәрьям әйтте: Бу ризыклар Аллаһ хозурыннан килә, Аллаһ, әлбәттә, үзе теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландыра.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba