Download Mobile App:

Surah Aal-E-Imran Ayah #7 Translated in Tatar

هُوَ الَّذِي أَنْزَلَ عَلَيْكَ الْكِتَابَ مِنْهُ آيَاتٌ مُحْكَمَاتٌ هُنَّ أُمُّ الْكِتَابِ وَأُخَرُ مُتَشَابِهَاتٌ ۖ فَأَمَّا الَّذِينَ فِي قُلُوبِهِمْ زَيْغٌ فَيَتَّبِعُونَ مَا تَشَابَهَ مِنْهُ ابْتِغَاءَ الْفِتْنَةِ وَابْتِغَاءَ تَأْوِيلِهِ ۗ وَمَا يَعْلَمُ تَأْوِيلَهُ إِلَّا اللَّهُ ۗ وَالرَّاسِخُونَ فِي الْعِلْمِ يَقُولُونَ آمَنَّا بِهِ كُلٌّ مِنْ عِنْدِ رَبِّنَا ۗ وَمَا يَذَّكَّرُ إِلَّا أُولُو الْأَلْبَابِ
Ий Мухәммәд ґәләйһис-сәләм! Ул тиңдәше булмаган Аллаһ сиңа китап иңдерде, ул Коръәндә күбрәге мәгънәсе ачык, аңлаешлы аятьләр, ул аятьләр Коръәннең төп нигезе. Шулай ук Коръәндә мәгънәсе яки тәэвиле ачык беленмәгән аятьләр дә бар, ләкин андый аятьләргә тәэвил ясаудан, ягъни мәгънә чыгарудан Аллаһ тыйды. Әмма күңелләре хактан батылга авышкан яман кешеләр мәгънәсе ачык түгел аятьләргә иярерләр, кәфер булуны өстәп, яки мөселманнар арасына фетнә салуны теләп, һәм нәфесләренә моафыйк мәгънәләр бирмәкне теләп, тәэвил ясарлар. Бу мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләргә тәэвил ясап, мәгънә бирергә һичкем белмәс, мәгәр Аллаһ үзе генә белер. Әмма күңелләре хаклык ягына авышкан хакыйкый галимнәр: Коръәннең һәр сүзенә ышандык, барчасы да Раббыбыздан килгән хак сүзләр, мәгънәсе ачык булган аятьләр белән гамәл кылабыз, мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләрне Аллаһуга тапшырабыз, – диләр. Кешеләр һәммәсе дә вәгазьләнмәс, фәкать саф күңелле, камил гакыллы кешеләр генә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылырлар.