Download Mobile App:

Surah Abasa Translated in Tatar

عَبَسَ وَتَوَلَّىٰ
Йөзен чытты һәм төмсәләнеп борылды.
أَنْ جَاءَهُ الْأَعْمَىٰ
Аңа сукыр ибнү өммү Мәктүм килгән вакытта. (Бер- вакыт Мухәммәд г-м, кураешларның олугълары вә байлары илә сөйләшеп аларны иманга өндәп утырганда ибнү өммү Мәктүм килеп Мухәммәд г-мнең мәшгуль икәнен белмичә, йә Мухәммәд миңа Коръән укысаңчы, диде. Мухәммәд г-м кураешларның иманга килүләрен өмет итеп утырганлыктан мәҗлесне бүләсе килмичә, ибнү өммү Мәктүмгә йөзен чытты һәм аңардан борылды. Соңра Аллаһ ошбу сүрәне иңдереп расүлне шелтә кылды. Шуннан соң Мухәммәд г-м ибнү өммү Мәктүмне һәрвакыт хөрмәтли торган булды.)
وَمَا يُدْرِيكَ لَعَلَّهُ يَزَّكَّىٰ
Сиңа нәрсә белдерде ягъни ул кураешлар илә сөйләшүме яки Коръән өйрәтүме яхшы икәнен кайдан белдең, шаять ибнү өммү Мәктум синнән Коръән укырга өйрәнеп гөнаһлардан яки батыл диннән пакьләнер.
أَوْ يَذَّكَّرُ فَتَنْفَعَهُ الذِّكْرَىٰ
Яисә Коръән белән вәгазъләнер дә, вәгазь аңа файда бирер.
أَمَّا مَنِ اسْتَغْنَىٰ
Әмма берәү байлыгына таянып хак динне кирәксенмәсә һәм Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш тартса
فَأَنْتَ لَهُ تَصَدَّىٰ
син аңа таба борыласың һәм сүзенә колак саласың.
وَمَا عَلَيْكَ أَلَّا يَزَّكَّىٰ
Сиңа нинди зарар бар ул кешенең мөшриклектән һәм гөнаһтан пакьләнмәвеннән?
وَأَمَّا مَنْ جَاءَكَ يَسْعَىٰ
Вә әмма берәү ашыгып сиңа килсә
وَهُوَ يَخْشَىٰ
Раббысыннан курыккан хәлдә
فَأَنْتَ عَنْهُ تَلَهَّىٰ
син аңардан борылып башкалар илә мәшгуль буласың.
Load More