Download Mobile App:

Surah Ad-Dhuha Ayah #3 Translated in Tatar

مَا وَدَّعَكَ رَبُّكَ وَمَا قَلَىٰ
Ий Мухәммәд г-м, Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. (Яһүдләр беркөнне Мухәммәд г-мнән Зүл карнәен вә асъхаб каһәф хәбәрен һәм рух рәвешене сорадылар. Мухәммәд г-м аларга: Иртәгә җавап бирермен, диде, ләкин, Аллаһ теләсә димәде. Шуннан соң вәхий киселде, берничә вакытлар Җәбраил фәрештә иңмәде. Шул вакытта мөшрикләр: Мухәммәдне Раббысы ташлады һәм аңа ачуланды, – диделәр. Бу сүрә шул хакта инде.)