Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #156 Translated in Tatar

إِنَّ الَّذِينَ اتَّخَذُوا الْعِجْلَ سَيَنَالُهُمْ غَضَبٌ مِنْ رَبِّهِمْ وَذِلَّةٌ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا ۚ وَكَذَٰلِكَ نَجْزِي الْمُفْتَرِينَ
Бозауны Аллаһ тотучыларга дөньяда Аллаһуның ачуы вә хурлык иреште. Әнә шулай җәза кылачакбыз Аллаһуның тиңдәше бар, дип, ифтира кылучыларны.
وَالَّذِينَ عَمِلُوا السَّيِّئَاتِ ثُمَّ تَابُوا مِنْ بَعْدِهَا وَآمَنُوا إِنَّ رَبَّكَ مِنْ بَعْدِهَا لَغَفُورٌ رَحِيمٌ
Бозык эшләрне эшләүчеләр, тәүбә итеп гамәл кылу -нияте белән Коръәнгә иман китерсәләр, шуның соңында Раббың, әлбәттә, ярлыкаучы, рәхимле.
وَلَمَّا سَكَتَ عَنْ مُوسَى الْغَضَبُ أَخَذَ الْأَلْوَاحَ ۖ وَفِي نُسْخَتِهَا هُدًى وَرَحْمَةٌ لِلَّذِينَ هُمْ لِرَبِّهِمْ يَرْهَبُونَ
Мусаның ачуы басылгач, әүвәлдә атып ташлаган Тәүрат такталарын кулына алды. Ул Тәүратта Аллаһудан курыккан кешеләр өчен һидәяткә күнелү тәртипләре һәм Аллаһуның рәхмәте язылган иде.
وَاخْتَارَ مُوسَىٰ قَوْمَهُ سَبْعِينَ رَجُلًا لِمِيقَاتِنَا ۖ فَلَمَّا أَخَذَتْهُمُ الرَّجْفَةُ قَالَ رَبِّ لَوْ شِئْتَ أَهْلَكْتَهُمْ مِنْ قَبْلُ وَإِيَّايَ ۖ أَتُهْلِكُنَا بِمَا فَعَلَ السُّفَهَاءُ مِنَّا ۖ إِنْ هِيَ إِلَّا فِتْنَتُكَ تُضِلُّ بِهَا مَنْ تَشَاءُ وَتَهْدِي مَنْ تَشَاءُ ۖ أَنْتَ وَلِيُّنَا فَاغْفِرْ لَنَا وَارْحَمْنَا ۖ وَأَنْتَ خَيْرُ الْغَافِرِينَ
Муса, тауга барганда кавеме эченнән җитмеш ирне үзе белән алды. Ул ирләрне зилзәлә тоткач, ягъни Аллаһуның тауга төшкән нуры белән көеп үлгәч, Муса әйтте: Ий Раббым! Әгәр ул ирләрне вә мине һәлак итәргә теләсәң, әлбәттә, аларның миңа юлдаш булуларыннан элек һәлак итәр идең. Я Рабби! Безләрдән гакылсызлар кылган эш өчен безне һәлак итәрсеңме? Аларның Сине күрергә теләүләре Үзең теләгән бер фетнә сынаудыр, аның белән Үзең теләгән кешене адаштырырсың вә Үзең теләгән кешене һидәяткә салырсың. Син генә безнең ярдәмчебезсең, безне ярлыка вә рәхмәт кыл! Син ярлыкаучыларның иң хәерлесесең!
وَاكْتُبْ لَنَا فِي هَٰذِهِ الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْآخِرَةِ إِنَّا هُدْنَا إِلَيْكَ ۚ قَالَ عَذَابِي أُصِيبُ بِهِ مَنْ أَشَاءُ ۖ وَرَحْمَتِي وَسِعَتْ كُلَّ شَيْءٍ ۚ فَسَأَكْتُبُهَا لِلَّذِينَ يَتَّقُونَ وَيُؤْتُونَ الزَّكَاةَ وَالَّذِينَ هُمْ بِآيَاتِنَا يُؤْمِنُونَ
Я Рабби! Безгә һидәятле күркәм тормышны нәсыйб ит! Һәм ахирәттә күркәм тормышны бир! Тәхкыйк без Синең хөкемнәреңә итагать иттек, туры юлыңа күнелдек! Аллаһу тәгалә әйтте: Үзем теләгән кешегә ґәзабымны ирештерермен һәм рәхмәтем дә киңдер, һәрнәрсәне сыйдырды. Ул рәхмәтебезне кәфердән вә Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва кешеләргә бик тиз бирербез, ул тәкъва кешеләр зәкятләрен бирерләр һәм Безнең аятьләребезгә ышанырлар.

Choose other languages: