Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #230 Translated in Tatar

لِلَّذِينَ يُؤْلُونَ مِنْ نِسَائِهِمْ تَرَبُّصُ أَرْبَعَةِ أَشْهُرٍ ۖ فَإِنْ فَاءُوا فَإِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَحِيمٌ
Хатыннарына якынлык кылмаска ант иткән ирләргә дүрт ай көтмәк тиешле, әгәр тору нияте белән шул дүрт ай эчендә якынлык кылса, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхмәт итүче.
وَإِنْ عَزَمُوا الطَّلَاقَ فَإِنَّ اللَّهَ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
Шул дүрт ай эчендә якынлык кылмыйча талак итүне ниятләгән булса, Аллаһ сүзләрне ишетүче, күңелләрне белүче. Дүрт ай үткәч, хатыны талак булыр, ягъни никахлары бозылыр.
وَالْمُطَلَّقَاتُ يَتَرَبَّصْنَ بِأَنْفُسِهِنَّ ثَلَاثَةَ قُرُوءٍ ۚ وَلَا يَحِلُّ لَهُنَّ أَنْ يَكْتُمْنَ مَا خَلَقَ اللَّهُ فِي أَرْحَامِهِنَّ إِنْ كُنَّ يُؤْمِنَّ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ ۚ وَبُعُولَتُهُنَّ أَحَقُّ بِرَدِّهِنَّ فِي ذَٰلِكَ إِنْ أَرَادُوا إِصْلَاحًا ۚ وَلَهُنَّ مِثْلُ الَّذِي عَلَيْهِنَّ بِالْمَعْرُوفِ ۚ وَلِلرِّجَالِ عَلَيْهِنَّ دَرَجَةٌ ۗ وَاللَّهُ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Талак кылынган хатыннар икенче иргә барганчы, өч күрем үткәнче көтәрләр. Хәләл булмас ул хатыннарга, Аллаһ халык кылган карыннарындагы баланы һәм күремне яшермәкләре, әгәр Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышансалар. Ул талак кылынган хатыннарны үз ирләре өч күрем эчендә кайтарып алырга хаклы, әгәр яхшы торырга теләсәләр. Хатыннарның ирләре өстендә хаклары бар, ирләрнең хатыннары өстендә хаклары булган кеби. Ир һәм хатын бер-берсен хөрмәтләп һәм хакларын ригая кылып, Аллаһ кушканча яшәргә бурычлы булалар. Ирләр дәрәҗәсе хатыннар дәрәҗәсенә караганда өстенрәк. Аллаһ барча эштә галиб һәм белеп хөкем итүче.
الطَّلَاقُ مَرَّتَانِ ۖ فَإِمْسَاكٌ بِمَعْرُوفٍ أَوْ تَسْرِيحٌ بِإِحْسَانٍ ۗ وَلَا يَحِلُّ لَكُمْ أَنْ تَأْخُذُوا مِمَّا آتَيْتُمُوهُنَّ شَيْئًا إِلَّا أَنْ يَخَافَا أَلَّا يُقِيمَا حُدُودَ اللَّهِ ۖ فَإِنْ خِفْتُمْ أَلَّا يُقِيمَا حُدُودَ اللَّهِ فَلَا جُنَاحَ عَلَيْهِمَا فِيمَا افْتَدَتْ بِهِ ۗ تِلْكَ حُدُودُ اللَّهِ فَلَا تَعْتَدُوهَا ۚ وَمَنْ يَتَعَدَّ حُدُودَ اللَّهِ فَأُولَٰئِكَ هُمُ الظَّالِمُونَ
Талак ике мәртәбә – ягъни ир хатынын бер мәртәбә талак кыйлгач та, икенче мәртәбә талак кылгач та бергә торырга теләге булса, кайтарып алырга хаклы була. Әммә өченче мәртәбә талак кылса якынлык кылырга да, кайтарып алырга да хакы юктыр. Икенче талактан соң кайтарып алса шәригать кушканча гаделлек белән хатын итеп тотмак лязем, аерып җибәрсә дә яхшылык белән җибәрү тиештер. Хатыннарыгызны талак кылгач, аларга биргән мәһерләрегездән аз гына нәрсәне алу да сезгә һич хәләл булмый, мәгәр хәләл булыр Аллаһ чикләгән чик эчендә генә яши алмаудан курыксалар. Аллаһ чигендә каим булудан курыксагыз, мәсәлән: ир хатынын яратыр, әммә хатын ирен яратмас, ир хатынны талак кылырга теләмәс, хатын торырга теләмәс, яки ир хатынын хаксыз җәберләп тотар, шундый хәлдә хатын ирдән алган мөһерне яки башка малын биреп, үзен талак кылдырыр, икесе дә гөнаһлы булмас. Бу бәян ителмеш хөкемнәр Аллаһ чикләгән чиктер, бу чиктән үтмәгез! Берәү Аллаһ чигеннән үтеп китсә, ул, әлбәттә, залимдер.
فَإِنْ طَلَّقَهَا فَلَا تَحِلُّ لَهُ مِنْ بَعْدُ حَتَّىٰ تَنْكِحَ زَوْجًا غَيْرَهُ ۗ فَإِنْ طَلَّقَهَا فَلَا جُنَاحَ عَلَيْهِمَا أَنْ يَتَرَاجَعَا إِنْ ظَنَّا أَنْ يُقِيمَا حُدُودَ اللَّهِ ۗ وَتِلْكَ حُدُودُ اللَّهِ يُبَيِّنُهَا لِقَوْمٍ يَعْلَمُونَ
Әгәр берәү хатынын өченче мәртәбә талак кылса, ул хатын иренә хәләл булмас, хәтта икенче иргә никахланып аерылганга чаклы. Өченче талактан соң бу хатынны никахлап алган ир талак кылса, әүвәлге ир никахлап кайтарып алса, иргә дә, хатынга да гөнаһ булмас, Аллаһ чикләгән чик эчендә яши алуларына ышансалар. Бу хөкемнәр Аллаһуның чикләгән чиге, Аллаһ аны бәян кыла хакны аңлаган кешеләргә.

Choose other languages: