Surah Al-Burooj Ayah #4 Translated in Tatar
قُتِلَ أَصْحَابُ الْأُخْدُودِ

Чокыр ияләренә ләгънәт булды һәм һәлак булдылар. (Әүвәлге заманда патшасы да халыгы да мөшрикләр булган бер илдә, бер яшь егет иман китереп бер карт мөселманнан ислам динен өйрәнде. Бу хәбәр патшага ирешкәч, егетне чакыртып ислам динен ташла дип төрлечә ґәзап кылды. Егет патшага әйтте: Халыгыңны җыеп алар алдында бу егетнең Раббысы булган Аллаһ исеме белән атамын, дип үземнең җәям һәм угым белән атсагыз гына үтерә алырсыз, – дип. Патша шулай эшләде, ук егетнең башына тиеп шаһит булды. Җыелган кешеләр, бу егетнең Раббысы Аллаһуга иман китердек, ислам динен кабул иттек, дип кычкырдылар. Патшаның бик каты ачуы килеп, гаскәреннән канау казытып, ул канауга утын тутыртып ут яктырды, ут кызгач ислам диненнән кире чыкмаган кешеләрне берәм-берәм утта яндырдылар. Шулай итеп мөселманнар ислам дине өчен бар да шаһит булдылар. Соңра Аллаһуның әмере илә ут канаудан чыгып патшаны һәм гаскәрләрен яндырып һәлак итте, җаннары җәһәннәмгә китте.)
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba