Surah Al-Hashr Translated in Tatar
سَبَّحَ لِلَّهِ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۖ وَهُوَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
Җирдәге вә күкләрдәге мәхлуклар, Аллаһ һәр кимчелектән пакь дип игътикад иттеләр, Аны мактап тәсбихләр әйттеләр. Ул – Аллаһ һәр эштә өстен вә һәр эшне белеп эшләүчедер. Мухәммәд г-м Мәдинәгә күчеп килгәч, Мәдинәгә якын бер авылда торучы Бәнүн назыйр яһүдләре белән бер-берсенең зарарына йөрмәскә сүз бирештеләр. Бәдер сугышында Мухәммәд г-м җиңгәч, бу яһүдләр әйттеләр: Безнең Тәүратыбызда сыйфатлары зекер ителгән һәм Аллаһудан ярдәм белән вәгъдә кылынган пәйгамбәр шушы булырга кирәк – дип. Әмма Өхүд сугышында мөселманнар җиңелгәч, шөбһәләнделәр һәм башлыклары Кәґәб бин Әшрәф кырык алты кеше белән Мәккәгә барып мөселманнарга каршы мөшрикләргә ярдәм итәргә Әбү Сүфьянга вәгъдә бирде. Җәбраил фәрештә бу вакыйганы Мухәммәд г-мгә белдерде. Мухәммәд г-м Кәґәбнең сөт кардәше Мөлимә бин Мухәммәдкә Кәґәбне үтерергә кушты. Һәм бу кеше Кәґәбне бер хәйлә белән кырга алып чыгып үтерде. Соңра Мухәммәд г-м гаскәр белән барып яһүдләрнең авылларын унбиш көн мүхасара кылып торды, чөнки алар таза ясалган кальгае эчендә иделәр. Ахырда авылларын ташлап читкә күчеп китәргә Мухәммәд г-м белән солых ясадылар һәм авылдан чыгып киттеләр.
هُوَ الَّذِي أَخْرَجَ الَّذِينَ كَفَرُوا مِنْ أَهْلِ الْكِتَابِ مِنْ دِيَارِهِمْ لِأَوَّلِ الْحَشْرِ ۚ مَا ظَنَنْتُمْ أَنْ يَخْرُجُوا ۖ وَظَنُّوا أَنَّهُمْ مَانِعَتُهُمْ حُصُونُهُمْ مِنَ اللَّهِ فَأَتَاهُمُ اللَّهُ مِنْ حَيْثُ لَمْ يَحْتَسِبُوا ۖ وَقَذَفَ فِي قُلُوبِهِمُ الرُّعْبَ ۚ يُخْرِبُونَ بُيُوتَهُمْ بِأَيْدِيهِمْ وَأَيْدِي الْمُؤْمِنِينَ فَاعْتَبِرُوا يَا أُولِي الْأَبْصَارِ
Аллаһ китап әһеле булган әлеге яһүд кәферләрен беренче мәртәбә йортларыннан чыгарды. Әүвәлге чыгарылуларында Хәйбәргә күчтеләр. Әмма икенче мәртәбә Ґүмәр хәлифә вакытында Хәйбәрдән чыгарылып Шамга күчерелделәр. Ий сез мөэминнәр, аларның йортларыннан чыгарылуларын уйламаган да идегез, вә ул яһүдләр Аллаһ ґәзабыннан аларны крепостьлары саклар дип уйлыйлар иде, ләкин аларга Аллаһ каһәре һич уйламаган җирләреннән килде, вә Аллаһ күңелләренә курку салды, үзләренең куллары вә мөэминнәрнең куллары белән үз йортларын җимерер булдылар. Яһүдләр, мөселманнарга калмасын дип, йортларын җимерделәр, мөселманнар илә сугышырга иркен булсын дип җимерделәр, ләкин яһүдләр куркып сугышмадылар. Ий гакыл ияләре боларның хәлләреннән гыйбрәтләнегез, Аллаһудан куркучы булыгыз!
وَلَوْلَا أَنْ كَتَبَ اللَّهُ عَلَيْهِمُ الْجَلَاءَ لَعَذَّبَهُمْ فِي الدُّنْيَا ۖ وَلَهُمْ فِي الْآخِرَةِ عَذَابُ النَّارِ
Әгәр Аллаһ ул яһүдләргә йортларыннан чыгарылуны тәкъдир кылмаган булса иде, әлбәттә аларны дөньяда ґәзаб кылыр иде, ахирәттә аларга ут ґәзабыдыр.
ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ شَاقُّوا اللَّهَ وَرَسُولَهُ ۖ وَمَنْ يُشَاقِّ اللَّهَ فَإِنَّ اللَّهَ شَدِيدُ الْعِقَابِ
Аларга бу ґәзаб, Аллаһудан вә Аның рәсүленнән киселгәннәре, каршылык күрсәткәннәре өчендер, берәү Аллаһуга каршылык күрсәтсә, аны Аллаһ каты ґәзаб белән ґәзабландырыр.
مَا قَطَعْتُمْ مِنْ لِينَةٍ أَوْ تَرَكْتُمُوهَا قَائِمَةً عَلَىٰ أُصُولِهَا فَبِإِذْنِ اللَّهِ وَلِيُخْزِيَ الْفَاسِقِينَ
Әлеге яһүд авылын камап торган вакытларында, аларның хөрмә агачларын кисү- кисмәү хакында Сәхабәләр бәхәсләштеләр, бу аять шул хакта инде: хөрмә агачларын кисүегез, яисә кисмичә тамырларында калдыруыгыз – Аллаһуның теләге беләндер, дәхи Аллаһуның шулай кылмагы фәсыйкларны хур кылмак өчендер.
وَمَا أَفَاءَ اللَّهُ عَلَىٰ رَسُولِهِ مِنْهُمْ فَمَا أَوْجَفْتُمْ عَلَيْهِ مِنْ خَيْلٍ وَلَا رِكَابٍ وَلَٰكِنَّ اللَّهَ يُسَلِّطُ رُسُلَهُ عَلَىٰ مَنْ يَشَاءُ ۚ وَاللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
Әлеге авылдан Аллаһ кайтарган насыйб иткән табыш малы Үзенең рәсүленәдер, сез Сәхабәләр ул малны алыр өчен ат чаптырмадыгыз һәм дөя дә чаптырмадыгыз, ягъни ул авылны сугышмыйча җиңел генә алдыгыз, ләкин Аллаһ рәсүлләрен теләгән кешеләргә өстен кылыр ягъни, дошманнарын җиңәрләр. Аллаһ һәр нәрсәгә кадирдер.
مَا أَفَاءَ اللَّهُ عَلَىٰ رَسُولِهِ مِنْ أَهْلِ الْقُرَىٰ فَلِلَّهِ وَلِلرَّسُولِ وَلِذِي الْقُرْبَىٰ وَالْيَتَامَىٰ وَالْمَسَاكِينِ وَابْنِ السَّبِيلِ كَيْ لَا يَكُونَ دُولَةً بَيْنَ الْأَغْنِيَاءِ مِنْكُمْ ۚ وَمَا آتَاكُمُ الرَّسُولُ فَخُذُوهُ وَمَا نَهَاكُمْ عَنْهُ فَانْتَهُوا ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ ۖ إِنَّ اللَّهَ شَدِيدُ الْعِقَابِ
Аллаһ сугышлардан кайтарган табыш малы – җиңелгән шәһәрләр вә авыллардан алынган мал Аллаһуның рәсүленә тапшырылыр һәм бирелер: Аллаһ юлына, пәйгамбәргә, пәйгамбәрнең якыннарына, ятимнәргә, мескеннәргә һәм малы беткән мөсафирләргә, Хаҗиләргә, Аллаһ шулай кайда биреләчәк урыннарын күрсәтте, сездән булган байлар үзара даулашып алып бетереп фәкыйрьләр, зәгыйфьләр буш калмасын өчен. Пәйгамбәр сезне нәрсәдән тыйса – тыелыгыз, вә нәрсәне сезгә китерсә – кабул итеп алыгыз! Вә Аллаһудан куркыгыз! Тәхкыйк Аллаһ каты ґәзаб белән үч алучыдыр.
لِلْفُقَرَاءِ الْمُهَاجِرِينَ الَّذِينَ أُخْرِجُوا مِنْ دِيَارِهِمْ وَأَمْوَالِهِمْ يَبْتَغُونَ فَضْلًا مِنَ اللَّهِ وَرِضْوَانًا وَيَنْصُرُونَ اللَّهَ وَرَسُولَهُ ۚ أُولَٰئِكَ هُمُ الصَّادِقُونَ
Җиңеллек белән алынган табыш малы, йортларыннан чыгарылып вә малларыннан аерылып дин өчен күчеп киткән мүһаҗирләрнең фәкыйрьләренә бирелер, ул мүһаҗирләр Аллаһуның юмартлыгыннан нигъмәтне вә Аллаһуның ризалыгын кәсеб итәләр, дәхи Аллаһ диненә вә Аның рәсүленә ярдәм бирәләр, әнә шулардыр хак мөэминнәр.
وَالَّذِينَ تَبَوَّءُوا الدَّارَ وَالْإِيمَانَ مِنْ قَبْلِهِمْ يُحِبُّونَ مَنْ هَاجَرَ إِلَيْهِمْ وَلَا يَجِدُونَ فِي صُدُورِهِمْ حَاجَةً مِمَّا أُوتُوا وَيُؤْثِرُونَ عَلَىٰ أَنْفُسِهِمْ وَلَوْ كَانَ بِهِمْ خَصَاصَةٌ ۚ وَمَنْ يُوقَ شُحَّ نَفْسِهِ فَأُولَٰئِكَ هُمُ الْمُفْلِحُونَ
Дәхи ул табыш малы, Мәккәдән Мәдинәгә күчеп баручы мүһаҗирләр өчен йортларын хәзерләп торучы Әнсарларгадыр, дәхи алар иманны кабул иттеләр мүһаҗирләр Мәдинәгә килмәс борын, ул ансарлар үзләренә Мәккәдән күчеп килгән мүһаҗирләрне сөяләр, вә алар тапмаслар күңелләрендә ачуны вә хөседне мүһаҗирләргә табыш малы бирелгән өчен, ягъни пәйгамбәр әлеге яһүд авылыннан алынган табыш малын мүһаҗирләргә генә бүлеп бирде, аның өчен Әнсарларның кәефе кимеде, вә мүһаҗирләргә үзләренең өсләренә йөкләп бүлгән малларын уртаклашалар, гәрчә ул заманада ачлык сәбәбле аларга биргән нәрсәләргә үзләре мохтаҗ булсалар да. Берәү нәфесенең бик саранлыгыннан сакланылса, ягъни бирәсе малны бирмәүдән вә тиешсез малны кешедән алудан сакланса, андый кешеләр ахирәттә өстенлек тапкан кешеләрдер.
وَالَّذِينَ جَاءُوا مِنْ بَعْدِهِمْ يَقُولُونَ رَبَّنَا اغْفِرْ لَنَا وَلِإِخْوَانِنَا الَّذِينَ سَبَقُونَا بِالْإِيمَانِ وَلَا تَجْعَلْ فِي قُلُوبِنَا غِلًّا لِلَّذِينَ آمَنُوا رَبَّنَا إِنَّكَ رَءُوفٌ رَحِيمٌ
Дәхи табыш маллары ул мүһаҗирләр вә Әнсарлардан соң кыямәткә хәтле килә торган мөселманнарның мохтаҗларына, вә мүһаҗирләренә, Әнсарларынадыр, алар әйтерләр: Ий Раббыбыз, безне ярлыкагыл дәхи бездән әүвәл иман белән дөньядан үткән дин кардәшләребезне дә ярлы кагыл, вә безнең күңелләребездә урынлаштырмагыл иман китергән кешеләргә ачуны вә хөседне, ий Раббыбыз, Син, әлбәттә, йомшак вә рәхимлесең!
Load More