Download Mobile App:

Surah Al-Hijr Translated in Tatar

الر ۚ تِلْكَ آيَاتُ الْكِتَابِ وَقُرْآنٍ مُبِينٍ
Әлиф ләм ра. Ошбу аятьләр Аллаһудан иңгән китап аятьләредер вә ачык мәгънәле Коръән аятьләредер.
رُبَمَا يَوَدُّ الَّذِينَ كَفَرُوا لَوْ كَانُوا مُسْلِمِينَ
Ахирәттә кяферләр күп вакыт мөселман булуны теләрләр, ягъни мөселманнарның җәннәткә кергәннәрен күргәч, кяферләр: Кәшки без дә мөселман булган булсакчы, – диярләр.
ذَرْهُمْ يَأْكُلُوا وَيَتَمَتَّعُوا وَيُلْهِهِمُ الْأَمَلُ ۖ فَسَوْفَ يَعْلَمُونَ
Аларны ихтыярларына куй, ашасыннар, файдалансыннар вә күп яшәү өметенә алдалансыннар! Дөньяга алданганлыкларын тиздән белерләр.
وَمَا أَهْلَكْنَا مِنْ قَرْيَةٍ إِلَّا وَلَهَا كِتَابٌ مَعْلُومٌ
Шәһәр кешеләрен һәлак итмәдек, мәгәр вакыты билгеләнеп язылганнан соң гына һәлак иттек, ягъни Аллаһ тарафыннан билгеләнгән гомерләре беткән булыр.
مَا تَسْبِقُ مِنْ أُمَّةٍ أَجَلَهَا وَمَا يَسْتَأْخِرُونَ
Бернинди җәмәгать кешеләре билгеләнгән әҗәлләреннән алда да вә соңга калып та үлмәсләр, вакытында үләрләр.
وَقَالُوا يَا أَيُّهَا الَّذِي نُزِّلَ عَلَيْهِ الذِّكْرُ إِنَّكَ لَمَجْنُونٌ
Мәсхәрә кылып әйттеләр: Ий сиңа Коръән иңдерелгән, Мухәммәд, син, әлбәттә, мәҗнүнсең.
لَوْ مَا تَأْتِينَا بِالْمَلَائِكَةِ إِنْ كُنْتَ مِنَ الصَّادِقِينَ
Әгәр хак пәйгамбәр булсаң, сүзеңне дөресләр өчен безгә фәрештә китерсәң иде.
مَا نُنَزِّلُ الْمَلَائِكَةَ إِلَّا بِالْحَقِّ وَمَا كَانُوا إِذًا مُنْظَرِينَ
Фәрештәне иңдерсәк, фәкать хаклык белән иңдерәбез, ул вакытта аларга тәүбә итәргә вакыт бирелмәс, фәрештә килү белән аларны һәлак итәр.
إِنَّا نَحْنُ نَزَّلْنَا الذِّكْرَ وَإِنَّا لَهُ لَحَافِظُونَ
Дөреслектә Без Коръәнне үзебез иңдердек һәм үзгәрүдән аны үзебез сакларбыз.
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا مِنْ قَبْلِكَ فِي شِيَعِ الْأَوَّلِينَ
Дөреслектә Без синнән әүвәлге өммәтләргә дә хак дин белән пәйгамбәрләр җибәрдек.
Load More