Download Mobile App:

Surah Al-Maarij Translated in Tatar

سَأَلَ سَائِلٌ بِعَذَابٍ وَاقِعٍ
Бер сораучы кәфер сорады киләчәк ґәзабны вә әйтте: Әгәр ул Мухәммәд хәбәр биргән ґәзаб хак булса, ий Аллаһ безгә күктән таш яудыр – дип.
لِلْكَافِرِينَ لَيْسَ لَهُ دَافِعٌ
Ул ґәзаб кәферләргә киләчәкдер, ул ґәзабны кире җибәрүче юк
مِنَ اللَّهِ ذِي الْمَعَارِجِ
дәрәҗәләр иясе булган Аллаһудан.
تَعْرُجُ الْمَلَائِكَةُ وَالرُّوحُ إِلَيْهِ فِي يَوْمٍ كَانَ مِقْدَارُهُ خَمْسِينَ أَلْفَ سَنَةٍ
Фәрештәләр вә Җәбраил фәрештә Аллаһ билгеләгән югары урынга ашырлар, озынлыгы илле мең еллык көндә.
فَاصْبِرْ صَبْرًا جَمِيلًا
Кәферләрнең сине инкяр итүләренә күркәм чыдау белән чыда!
إِنَّهُمْ يَرَوْنَهُ بَعِيدًا
Ул кәферләр кыямәтне ерак, яки булмас, дип уйлыйлар.
وَنَرَاهُ قَرِيبًا
Әмма Без ул кыямәтнең вакыйгъ булуын бик якын күрәбез.
يَوْمَ تَكُونُ السَّمَاءُ كَالْمُهْلِ
Ул көндә күк эрегән бакыр кеби булыр.
وَتَكُونُ الْجِبَالُ كَالْعِهْنِ
Вә таулар буялган йон кеби төрле төстә булырлар.
وَلَا يَسْأَلُ حَمِيمٌ حَمِيمًا
Ул көндә дус дустыны сорамас.
Load More