Surah Al-Maeda Ayah #41 Translated in Tatar
يَا أَيُّهَا الرَّسُولُ لَا يَحْزُنْكَ الَّذِينَ يُسَارِعُونَ فِي الْكُفْرِ مِنَ الَّذِينَ قَالُوا آمَنَّا بِأَفْوَاهِهِمْ وَلَمْ تُؤْمِنْ قُلُوبُهُمْ ۛ وَمِنَ الَّذِينَ هَادُوا ۛ سَمَّاعُونَ لِلْكَذِبِ سَمَّاعُونَ لِقَوْمٍ آخَرِينَ لَمْ يَأْتُوكَ ۖ يُحَرِّفُونَ الْكَلِمَ مِنْ بَعْدِ مَوَاضِعِهِ ۖ يَقُولُونَ إِنْ أُوتِيتُمْ هَٰذَا فَخُذُوهُ وَإِنْ لَمْ تُؤْتَوْهُ فَاحْذَرُوا ۚ وَمَنْ يُرِدِ اللَّهُ فِتْنَتَهُ فَلَنْ تَمْلِكَ لَهُ مِنَ اللَّهِ شَيْئًا ۚ أُولَٰئِكَ الَّذِينَ لَمْ يُرِدِ اللَّهُ أَنْ يُطَهِّرَ قُلُوبَهُمْ ۚ لَهُمْ فِي الدُّنْيَا خِزْيٌ ۖ وَلَهُمْ فِي الْآخِرَةِ عَذَابٌ عَظِيمٌ

Ий расул г-м! Сине кайгыга салмасын монафикъларның көферлеккә ашыгулары, алар телләре белән иман китердек диләр, ләкин күңелләре иманны кабул иткәне юк. Янә яһүдләрдән ялган сүзне кабул итүчеләре бар, сине кайгыртмасын ялганга ышанулары! Алар синең сүзеңне кабул итәрләр, синең яныңа килмәгән яһүд файдасына сөйләсәң. (Яһүдләрдән берсе зина белән тотылгач: Мухәммәд г-мнән сорарбыз, зина кылучыларга нинди хөкем? Әгәр җиңел хөкем булса, кабул итәрбез, каты хөкем булса, кабул итмәбез, – дип, үзара сөйләштеләр. Рәсүлуллаһ янына килгәч: Зинага нинди хөкем, – дип сорадылар. Рәсүлуллаһ: Тәүратта нинди хөкем булса, шул булыр, – диде. Тәүратны укып зина хакында хөкемне табып укыдылар, ташлар белән бәреп үтерү иде, һәм зиначыларны бәреп үтерделәр.) Яһүдләр Аллаһ сүзләрен үзгәртәләр Тәүратта язылганнан соң. Алар әйтәләр: Әгәр зина кылучыны бәреп үтерергә дисә, кабул итмәгез, әгәр камчы сугарга дисә, кабул итегез, әмма бәреп үтерүдән сакланыгыз, – дип бер-берсен вәсвәсә кылдылар. Аллаһ берәүне үзенең фетнәсе белән фетнәләндерүне теләсә, әлбәттә, синең көчең җитмәс Аллаһ фетнәсеннән аны коткарырга. Аллаһу тәгалә азган кешеләрнең күңелен Аллаһуга каршылык чиреннән пакьләргә теләмәде. Аларга дөньяда хурлык, ахирәттә олы ґәзаб.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba