Download Mobile App:

Surah Al-Qiyama Translated in Tatar

لَا أُقْسِمُ بِيَوْمِ الْقِيَامَةِ
Әлбәттә, кыямәт көне белән ант итәмен.
وَلَا أُقْسِمُ بِالنَّفْسِ اللَّوَّامَةِ
Һәм үкенеп үзен шелтә кылучы кеше белән ант итәмен. (Кыямәттә һәр кеше үзен шелтә кылыр: яхшы булса яхшылыкны ник күбрәк кылмадым дип, Яман булса яманлыкны ник кылдым, дияр).
أَيَحْسَبُ الْإِنْسَانُ أَلَّنْ نَجْمَعَ عِظَامَهُ
Әйә Адәм баласы уйлыймы – үлгәч аның черегән сөякләрен Без җыя алмабыз дип? (Күп кеше: Сөяге череп беткән адәм ничек терелсен, – диләр).
بَلَىٰ قَادِرِينَ عَلَىٰ أَنْ نُسَوِّيَ بَنَانَهُ
Әйә көче җитүчеләрдәнбез кешенең черегән кечкенә бармак сөякләрен бер-берсенә кушарга.
بَلْ يُرِيدُ الْإِنْسَانُ لِيَفْجُرَ أَمَامَهُ
Бәлки адәм баласы Аллаһ йөкләгәнне куеп киләчәк гомереңдә нәфесе теләгән бозык эшләрне кылып йөрергә телидер
يَسْأَلُ أَيَّانَ يَوْمُ الْقِيَامَةِ
Ул кеше: кыямәт кайчан була әле, дип сорыйдыр
فَإِذَا بَرِقَ الْبَصَرُ
Һәркайчан кыямәтнең куркынычыннан күзләр тонып караңгыланса.
وَخَسَفَ الْقَمَرُ
Ай тотылса.
وَجُمِعَ الشَّمْسُ وَالْقَمَرُ
Һәм кояш илә ай бергә кушылсалар, кыямәт булыр.
يَقُولُ الْإِنْسَانُ يَوْمَئِذٍ أَيْنَ الْمَفَرُّ
Ул көндә кеше әйтер: Бу куркынычтан кайда качарга?
Load More