Download Mobile App:

Surah An-Naba Translated in Tatar

عَمَّ يَتَسَاءَلُونَ
Мәккә мөшрикләре нәрсәдән сорашалар? Мухәммәд г-м кыямәт хакында сөйләгәч: Мухәммәд нәрсә сөйли, – дип бер-берсеннән сораштылар.
عَنِ النَّبَإِ الْعَظِيمِ
Алар олугъ кыямәт хәбәреннән һәм ахирәтнең барча хәленнән хәбәр бирүче Коръәннән сорашалар.
الَّذِي هُمْ فِيهِ مُخْتَلِفُونَ
Кыямәт һәм Коръән хакында дөньядагы кешеләр төрле фикердәләр.
كَلَّا سَيَعْلَمُونَ
Юк әле тыныч кына тормасыннар, кыямәткә һәм Коръәнгә ышанмауларының ахыры кайда барганын тиздән белерләр.
ثُمَّ كَلَّا سَيَعْلَمُونَ
Моның соңында тиздән белерләр ышанмаулары, кабахәт эш икәнлеген!
أَلَمْ نَجْعَلِ الْأَرْضَ مِهَادًا
Әйә җирне аларга торырга яраклы кылмадыммы.
وَالْجِبَالَ أَوْتَادًا
Дәхи селкенмәсен өчен тауларны җиргә кадак кылмадыммы.
وَخَلَقْنَاكُمْ أَزْوَاجًا
Дәхи сезне ирле-хатынлы итеп халык кылдык.
وَجَعَلْنَا نَوْمَكُمْ سُبَاتًا
Дәхи йокыны тәннәрегезгә истирахәт кылдык.
وَجَعَلْنَا اللَّيْلَ لِبَاسًا
Дәхи төнне сезгә пәрдә кылдык.
Load More