Download Mobile App:

Surah An-Naziat Translated in Tatar

وَالنَّازِعَاتِ غَرْقًا
Кәферләрнең җаннарын катылык илә суырып алучы фәрештәләр илә
وَالنَّاشِطَاتِ نَشْطًا
дәхи мөэминнәрнең җаннарын җиңеллек белән суырып алучы фәрештәләр илә ант итәмен.
وَالسَّابِحَاتِ سَبْحًا
Дәхи җир белән кук арасында тизлек белән йөрүче фәрештәләр илә
فَالسَّابِقَاتِ سَبْقًا
кәферләрнең җаннарын җәһәннәмгә вә мөэминнәрнең җаннарын җәннәткә алып узышучы фәрештәләр илә
فَالْمُدَبِّرَاتِ أَمْرًا
Эшләрне тәдбир кылып йөрүче фәрештәләр илә ант итәмен.
يَوْمَ تَرْجُفُ الرَّاجِفَةُ
Беренче сурда җир каты хәрәкәтләнер дә, җир өстендә тереклек бетәр.
تَتْبَعُهَا الرَّادِفَةُ
Вә беренче сурга ияртелеп икенче сур булыр да, кешеләр кабердән терелеп чыгарлар.
قُلُوبٌ يَوْمَئِذٍ وَاجِفَةٌ
Ул көндә куркудан күңелләр урыннарыннан купкан булырлар.
أَبْصَارُهَا خَاشِعَةٌ
Ул күңелләрнең, күзләре түбән төшкән булыр.
يَقُولُونَ أَإِنَّا لَمَرْدُودُونَ فِي الْحَافِرَةِ
Дөньяда Коръәнгә ышанмаучылар әйтәләр: Әйә без үлгәннән соң, терелеп яңадан әүвәлге хәлебезгә кайтабызмы?
Load More