Quran Apps in many lanuages:

Surah At-Tawba Ayahs #126 Translated in Tatar

وَمَا كَانَ الْمُؤْمِنُونَ لِيَنْفِرُوا كَافَّةً ۚ فَلَوْلَا نَفَرَ مِنْ كُلِّ فِرْقَةٍ مِنْهُمْ طَائِفَةٌ لِيَتَفَقَّهُوا فِي الدِّينِ وَلِيُنْذِرُوا قَوْمَهُمْ إِذَا رَجَعُوا إِلَيْهِمْ لَعَلَّهُمْ يَحْذَرُونَ
Мөэминнәрнең барчасы да сугышка чыгулары дөрес түгел, әгәр һәрбер фиркадән бер таифә сугышка чыкмасалар, дин белемен өйрәнмәк вә өйрәтмәк өчен дәхи сугышка киткән кешеләр кайткач аларга өйрәтмәк өчен, шаять сугышка киткән кешеләр дә вәгазьләнерләр иде.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا قَاتِلُوا الَّذِينَ يَلُونَكُمْ مِنَ الْكُفَّارِ وَلْيَجِدُوا فِيكُمْ غِلْظَةً ۚ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ مَعَ الْمُتَّقِينَ
Ий мөэминнәр! Үзегезгә якын кәферләр белән сугыш кылыгыз! Алар сездә куәт вә катылыкны тапсыннар өчен, вә белегез Аллаһ, әлбәттә, Аңа гөнаһлы булудан сакланучы кешеләр белән бергә.
وَإِذَا مَا أُنْزِلَتْ سُورَةٌ فَمِنْهُمْ مَنْ يَقُولُ أَيُّكُمْ زَادَتْهُ هَٰذِهِ إِيمَانًا ۚ فَأَمَّا الَّذِينَ آمَنُوا فَزَادَتْهُمْ إِيمَانًا وَهُمْ يَسْتَبْشِرُونَ
Әгәр Коръәннән бер сүрә иңдерелсә, монафикъларның бәгъзеләре әйтәләр: Бу сүрә кайсыгызның иманын арттырыр, – дип көләләр. Әмма Коръәнгә ышанган кешеләргә иманны арттыра, алар сүрә иңгәнгә шатланалар.
وَأَمَّا الَّذِينَ فِي قُلُوبِهِمْ مَرَضٌ فَزَادَتْهُمْ رِجْسًا إِلَىٰ رِجْسِهِمْ وَمَاتُوا وَهُمْ كَافِرُونَ
Әмма күңелләрендә бозык игътикад булу сәбәпле авыру күңелле монафикъларга кәфер өстенә кәферне арттырадыр, вә имансыз хәлләрендә үлеп тә китәләр.
أَوَلَا يَرَوْنَ أَنَّهُمْ يُفْتَنُونَ فِي كُلِّ عَامٍ مَرَّةً أَوْ مَرَّتَيْنِ ثُمَّ لَا يَتُوبُونَ وَلَا هُمْ يَذَّكَّرُونَ
Ул монафикълар белмиләрме, елда бер-ике мәртәбә алар фетнәләнәләр, ягъни эшләре ачыла, шулай да тәүбә итмиләр һәм вәгазьләнмиләр, гыйбрәтләнмиләр.

Choose other languages: