Download Mobile App:

Surah At-Tin Ayah #5 Translated in Tatar

ثُمَّ رَدَدْنَاهُ أَسْفَلَ سَافِلِينَ
Соңра ул итагатьсез кире кешене, ахирәттә түбәннәрнең түбәненә кайтардык, ягъни җәһәннәмгә. (Түбәннәрнең түбәненә кайтарылачак кешеләрне белергә һәм алар җөмләсеннән булудан сакланырга кирәк! Алар кәферләр, мөшрикләр, хаксыз золым итүче залимнәр, бозык вә пычрак эшне эшләүче фасыйклар, рыячылар, сихерчеләр, багучылар, бидеґәтчеләр, мал җыючы бик саран байлар, ышанып та дин тотмаучылар, тәкәбберләр, хәмер эчүчеләр, зина кылучылар, хаксыз кеше үтерүчеләр, гомумән Коръән белән гамәл кылмаучылар: куәтле вакытларында тәүбә итеп, Коръән белән гамәл кылып төзәлмәсәләр – һәммәсе болар җәһәннәмгә керәчәкләр.)