Quran Apps in many lanuages:

Surah Hud Ayahs #56 Translated in Tatar

وَيَا قَوْمِ اسْتَغْفِرُوا رَبَّكُمْ ثُمَّ تُوبُوا إِلَيْهِ يُرْسِلِ السَّمَاءَ عَلَيْكُمْ مِدْرَارًا وَيَزِدْكُمْ قُوَّةً إِلَىٰ قُوَّتِكُمْ وَلَا تَتَوَلَّوْا مُجْرِمِينَ
Ий каумем, Аллаһудан ярлыкавын сорагыз, соңра тәүбә итеп Аллаһуга кайтыгыз, шулай булсагыз Аллаһ сезгә бер-бер артлы яңгыр яудырыр вә куәтегез өстенә куәтегезне арттырыр, кәфер булып иманнан качмагыз!
قَالُوا يَا هُودُ مَا جِئْتَنَا بِبَيِّنَةٍ وَمَا نَحْنُ بِتَارِكِي آلِهَتِنَا عَنْ قَوْلِكَ وَمَا نَحْنُ لَكَ بِمُؤْمِنِينَ
Кауме әйтте: Ий Һуд, син безгә пәйгамбәрлегеңә дәлил вә могҗиза китермәдең, синең сүзеңә карап без үзебезнең сынымнарыбызны ташлаучылар түгелбез һәм сиңа ышанучы да түгелбез.
إِنْ نَقُولُ إِلَّا اعْتَرَاكَ بَعْضُ آلِهَتِنَا بِسُوءٍ ۗ قَالَ إِنِّي أُشْهِدُ اللَّهَ وَاشْهَدُوا أَنِّي بَرِيءٌ مِمَّا تُشْرِكُونَ
Ий Һуд, без сиңа шуны әйтәбез: Син безнең сынымнарыбызга сүз тидергәнсең дә, аларның бәгъзесеннән сиңа зарар ирешеп, дивана булгансың, шуңа күрә юк-бар сүзләрне сөйлисең. Һуд әйтте: Тәхкыйк мин сезгә Аллаһуны шаһит кыламын, сез дә шаһит булыгыз, мин әлбәттә, сезнең Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегездән бизүчемен.
مِنْ دُونِهِ ۖ فَكِيدُونِي جَمِيعًا ثُمَّ لَا تُنْظِرُونِ
Аллаһудан башкадан бизүчемен, миңа һичвакыт миһләт бирмичә, сынымнарыгыз белән бергә барчагыз миңа каршы мәкерлек белән теләгән эшегезне кылыгыз!
إِنِّي تَوَكَّلْتُ عَلَى اللَّهِ رَبِّي وَرَبِّكُمْ ۚ مَا مِنْ دَابَّةٍ إِلَّا هُوَ آخِذٌ بِنَاصِيَتِهَا ۚ إِنَّ رَبِّي عَلَىٰ صِرَاطٍ مُسْتَقِيمٍ
Тәхкыйк мине вә сезне тәрбия кылучы Аллаһуга тәвәккәл кылдым. Ул – Аллаһ җир өстендәге барча хайванга хуҗа, алар өстеннән ничек теләсә, шулай эш кылыр. Тәхкыйк минем Раббым туры юлга күндерүче.

Choose other languages: