Download Mobile App:

Surah Muhammad Translated in Tatar

الَّذِينَ كَفَرُوا وَصَدُّوا عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ أَضَلَّ أَعْمَالَهُمْ
Имансыз булган кешеләр башкаларны да Аллаһ юлыннан тыйдылар, Аллаһ аларның гамәлләрен җуйды.
وَالَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ وَآمَنُوا بِمَا نُزِّلَ عَلَىٰ مُحَمَّدٍ وَهُوَ الْحَقُّ مِنْ رَبِّهِمْ ۙ كَفَّرَ عَنْهُمْ سَيِّئَاتِهِمْ وَأَصْلَحَ بَالَهُمْ
Әмма хак ышанучылар изге гамәлләр кылдылар, вә Мухәммәд г-мгә иңдерелгән Коръәнгә ышандылар, бит Коръәннең Аллаһудан иңдерелгәнлеге хак, Аллаһ аларның гөнаһларын җуйды, бетерде вә һәр эшләрен исълах кылды, юлга салды.
ذَٰلِكَ بِأَنَّ الَّذِينَ كَفَرُوا اتَّبَعُوا الْبَاطِلَ وَأَنَّ الَّذِينَ آمَنُوا اتَّبَعُوا الْحَقَّ مِنْ رَبِّهِمْ ۚ كَذَٰلِكَ يَضْرِبُ اللَّهُ لِلنَّاسِ أَمْثَالَهُمْ
Ошбу имансызларның гамәлләрен батыл итеп, мөэминнәрнең гөнаһларын гафу итмәк, имансызлар шайтанга иярүләре сәбәпле гамәлләре батыл булды. Әмма иманлы кешеләр Раббыларыннан иңдерелгән Коръәнгә иярүләре сәбәпле гөнаһлары гафу ителде. Аллаһ әнә шулай ике төрле фирканың сыйфатларын ачык итеп күрсәтәдер.
فَإِذَا لَقِيتُمُ الَّذِينَ كَفَرُوا فَضَرْبَ الرِّقَابِ حَتَّىٰ إِذَا أَثْخَنْتُمُوهُمْ فَشُدُّوا الْوَثَاقَ فَإِمَّا مَنًّا بَعْدُ وَإِمَّا فِدَاءً حَتَّىٰ تَضَعَ الْحَرْبُ أَوْزَارَهَا ۚ ذَٰلِكَ وَلَوْ يَشَاءُ اللَّهُ لَانْتَصَرَ مِنْهُمْ وَلَٰكِنْ لِيَبْلُوَ بَعْضَكُمْ بِبَعْضٍ ۗ وَالَّذِينَ قُتِلُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ فَلَنْ يُضِلَّ أَعْمَالَهُمْ
Әгәр сугышырга килгән кәферләргә очырасагыз аларның муеннарына кылыч белән сугыгыз, хәтта аларны күп үтереп каннарын күп түккәнгә чаклы, һәм аларны әсир итеп алып каты багълап тотыгыз, качмасыннар вә зарар итмәсеннәр өчен. Аларны әсир кылганыгыздан соң теләсәгез шәфкать кылып коткарып җибәрегез, теләсәгез мал алып мал бәрабәренә азат итегез. Кәфер гаскәрләре сугыш коралларын куйганнарына чаклы сугыш кылыгыз һәм аларны әсир итегез! Ошбу Аллаһ хөкеме сезгә бәян ителде. Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә иде, сезнең сугышыгыздан башка ул кәферләрне һәлак итеп үч алыр иде, ләкин Аллаһ сезне бәгъзеләрегезне бәгъзеләрегез белән сынарга теләде. Аллаһ юлында сугышып шәһид булган мөэминнәрнең кылган гамәлләренең вә сугышуларының әҗерен җуймас, бетермәс.
سَيَهْدِيهِمْ وَيُصْلِحُ بَالَهُمْ
Аллаһ аларны бик тиз җәннәтләр юлына күндерер, вә аларның эшләрең дөньяда һәм ахирәттә дә төзек, яхшы кылыр.
وَيُدْخِلُهُمُ الْجَنَّةَ عَرَّفَهَا لَهُمْ
Вә аларны Үзе таныштырган, белдергән җәннәткә кертер.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا إِنْ تَنْصُرُوا اللَّهَ يَنْصُرْكُمْ وَيُثَبِّتْ أَقْدَامَكُمْ
Ий мөэминнәр, әгәр сез Аллаһ дине Исламга ярдәм бирсәгез, Аллаһ сезгә дошманыгыз өстенә ярдәм бирер, вә Ислам динендә хак юлда таза торуда аякларыгызны нык беркетер.
وَالَّذِينَ كَفَرُوا فَتَعْسًا لَهُمْ وَأَضَلَّ أَعْمَالَهُمْ
Әмма Коръәнгә ышанмаучыларны Аллаһ хур вә рисвай һәм һәлак кылыр, вә барча эшләрен батыл, файдасыз кылыр.
ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ كَرِهُوا مَا أَنْزَلَ اللَّهُ فَأَحْبَطَ أَعْمَالَهُمْ
Бу хөкем аларга Аллаһ иңдергән Коръәнне мәкъруһ күргәннәре өчендер, гамәлләрен батыл кылды.
أَفَلَمْ يَسِيرُوا فِي الْأَرْضِ فَيَنْظُرُوا كَيْفَ كَانَ عَاقِبَةُ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِهِمْ ۚ دَمَّرَ اللَّهُ عَلَيْهِمْ ۖ وَلِلْكَافِرِينَ أَمْثَالُهَا
Ул кәферләр игътибар илә җир өстендә йөрмиләрме, үзләреннән әүвәл булган залимнәрнең ахыры ничек булганын күрер иделәр, Аллаһу тәгалә аларны балалары вә маллары белән бергә һәлак итте. Хәзерге кәферләргә дә шул җәза булачактыр.
Load More